Порталда илнең төрле төбәкләрендә эшләүче театрларның 700гә якын
спектакль тупланган. Шулар арасында татар һәм башкорт театрларында
төшерелгән берничә спектакль дә бар. Икесе Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрыныкы: “Кара чикмән” (2002) һәм “Бишек җыры” (1986). Моннан кала, Әлмәт татар дәүләт драма театрының 2014 елда сәхнәгә куелган “Ромео һәм Джульетта” спектаклен дә сайтта карап була.
Башкорт спектакльләреннән Мәҗит Гафури исемендәге башкорт драма театрының “Кызыл паша”сы (1984) һәм шул ук театрның узган елда гына чыккан “Хыялга каршы” спектакльләре урын алган.
Спектакльләр рус теленә тәрҗемә ителеп яки русча субтитрлар белән бирелә.
Сәхифәдә Татарстаннан тагын ике театрның иҗаты тәкъдим ителә. Рус Яшь тамашачы театры “Лекарь поневоле” һәм “Свадьба с генералом” дигән спектакльләре белән кергән. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының “Богема” операсы да сайтка урнаштырылган.
"Культура. рф" - Русия мәдәният министрлыгының Русия мәдәниятенә багышланган һуманитар мәгърифәти проекты. Порталда әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихында булган кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар һәм шәхесләр турында материаллар дөнья күрә. Шулай ук Русия халкының гореф-гадәтләре, илнең табигате турында сөйләүче мәкаләләр, күренекле кешеләр белән әңгәмәләр, яңалыклар да чыгып бара.