Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанның Казандагы яңа баш консулы итеп Иминлек шурасының элеккеге хезмәткәре билгеләнде 


Еркин Токымов
Еркин Токымов

Казкъстан тышкы эшләр министрлыгы Казанда үзенең яңа баш консулын билгеләде. Бу вазифаны элек илнең Иминлек шурасында эшләгән 45 яшьлек Еркин Токымов башкарачак.

2004 елда Токымов "Үзәк Азия илләренең төбәк һәм дәүләт иминлегенә куркыныч тудыручы дини-сәяси экстремизм" дигән темага диссертация дә яклаган булган. Казанга билгеләнгәнче Токымов сигез ел дәвамында илнең Иминлек шурасында аналитика бүлеген җитәкләгән.

Тумышы белән ул Үзбәкстанның Термез шәһәреннән, 1973 елгы. 1997 елда Польшадагы Варшау университетында Халыкара мөнәсәбәтләр интитутын кызыл диплом белән тәмамлый. 2004 елда Казакъстанның Фәннәр академиясе Фәлсәфә һәм политология институтында аспирантурада укып чыга.

Хезмәт юлын 1997 елда Казакъстан президенты каршындагы Стратегик тикшеренүләр институтында (КИСИ) өлкән фәнни хезмәткәр буларак башлый. Соңрак төрле дәрәҗәдәге дәүләт оешмаларында эшли.

2010 елның гыйнварында Казакъстанның Иминлек шурасында аналитика бүлеге мөдире итеп билгеләнә.

Казакъстанның Казандагы Баш консуллыгы 2013 елның июлендә ачылган иде.

XS
SM
MD
LG