Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечня министры Собчакның Грозныйга килүе турында: "Чакырылмаган кунак татардан яман"


Джамбулат Умаров
Джамбулат Умаров

Чечнянең милли сәясәт, тышкы бәйләнешләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Джамбулат Умаров "Эхо Москвы" радиостанциясе эфирында Ксения Собчак турында "Чакырылмаган кунак татардан яман", дип белдерде.

28 гыйнварда Ксения Собчак Грозныйда ялгыз пикет уздырган иде. Ул "Мемориал" хокук яклау оешмасының Чечня бүлеге җитәкчесе, кулга алынган Оюб Титиевны яклап чыкты.

Чарадан соң бер төркем егетләр Собчак янына килеп аңа мыскыллау сүзләре кычкырды.

Джамбулат Умаров сүзләренчә, ул мондый мыскыллауларны хупламый. Ләкин шул ук вакытта үзе туры эфирда әлеге фразеологизмны кабатлады.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыров дустанә мөнәсәбәттә. Татарстанда соңгы президент сайлавында җиңгәннән соң Рамзан Кадыров Миңнехановны "кадерле өлкән абый" дип атаган.

XS
SM
MD
LG