Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә Русиянең Су-25 очкычы бәреп төшерелде


Бәреп төшерелгән Русия очкычы

Сүриядә Русия һава көчләренең Су-25 һөҗүм очкычы бәреп төшерелде.

3 февральдә ТАСС Русия саклану министрлыгына таянып очучының парашют белән сикергәнлеген әмма аны “бәрелештә террорчылар” үтерүен хәбәр итте.

Сүрия гыйсъянчылары интернетка очкычның төшүен күрсәтүче видео һәм очкыч калдыкларының фотоларын чыгарды.

Русия Сүрия сугышында 2015 елдан бирле президент Бәшәр Асад ягында сугыша. Президент Владимир Путин Сүриядәге хәрбиләрнең үз бурычларын үтәгәгәнлеген һәм гаскәрләрнең чыгарылуын инде берничә мәртәбә игълан итсә дә, анда сугыш дәвам итә.

Рәсми саннарга караганда, Сүриядә 40тан артык Русия хәрбие һәлак булган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG