Accessibility links

Кайнар хәбәр

2017 елда Русиядә интернетны чикләү очраклары арткан 


Интернет иреге өчен митинг (архив фотосы)

Русиядә узган елда интернет иреген чикләүнең 100 меңнән артык очрагы теркәлгән. Бу хакта "Агора" халыкара хокук яклау оешмасы хисабында белдерелә.

Тикшерү авторлары рунетта былтыр көн саен уртача алганда 244 сайт томаланган, алты көн саен кулланучылар кисәтүләргә яки һөҗүмнәргә дучар булган дип нәтиҗә чыгарган. "Агора" белдерүенчә, 2016 ел белән чагыштырганда һөҗүмнәр саны 17гә арткан - былтыр шундый 67 очрак теркәлгән.

Интернеттагы гамәлләр өчен һәр сигез көн саен Русия мәхкәмәләре реаль төрмә хөкемнәре чыгарган диелә. Хисап авторлары хәбәренчә, интернет иреген чикләү очраклары Дагыстан, Карелия, Себернең берничә өлкәсендә һәм Кырымда арткан.

"Агораның" әлеге хисабы "Интернет иреге 2017: шуышып килүче криминализация" дип атала һәм ул Русиядә интернет иреген күзәтүнең унъеллыгына беренче нәтиҗә ясый. Әлеге вакыт аралыгында хокук яклаучылар интернет-активистлар, блогер һәм челтәр журналистлары арасында биш кешенең үтерелүен һәм онлайн активлык өчен 1,5 мең җинаять эзәрлекләү очрагы теркәгән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG