Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Оргсинтез" корылмасында янгын чыкты


"Оргсинтез"дагы янгын
"Оргсинтез"дагы янгын

Казанда дүшәмбе иртәнге якта "Оргсинтез" корылмасында янгын чыкты. Яраланучылар юк, әйләнә-тирә мохиткә зыян килмәгән дип белдерелә.

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрылыгы хәбәренә караганда, янгын үткәргеч торбада чыккан. Аның мәйданы өч дүрткел метр тәшкил иткән. "Сәгать 11 туларга 15 минутта янгын сүндерелде. Технологик процесска зыян килмәде. Яраланучылар юк. Әйләнә-тирә мохиткә зыян булмады", диелә коткаручылар хәбәрендә.

Error rendering VK.

"Казаньоргсинтез" ширкәте Русиядә иң зур химия ширкәтләренең берсе. Ул Русиядәге бөтен полиэтиленның 38 процентын җитешетерә һәм иң зур полиэтилен экспортеры санала.

XS
SM
MD
LG