Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Казанга килгәндә Грудинин баннерын каплап кую "техник хата" дип аңлатыла


Павел Грудинин
Павел Грудинин

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисәсе Надежда Борисова президентлыкка намзәт булып теркәлгән Павел Грудинин баннерын президент Владимр Путин Казанга килгән көнне каплап куюны "техник хата" дип атады.

Борисова моны Русия президентын сайлауга багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе барышында әйтте.

"Сайлау алды кампаниясе вакытында без социаль челтәрләрне һәм матбугат чараларын күзәтеп торабыз. Гыйнвар ахырында шундый аңлашылмаучанлыкка тап булдык. Без шунда ук Казан башкарма комитетына шалтыратып аңлатма сорадык, ялгышлыкны төзәтүне таләп иттек. Чынлап та, тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәлеге үз хатасын таныды. Реклама агентлыгы эшләрне үз конструкциясендә башкармаган, шуңа күрә техник хата киткән, ул тиз арада төзәтелде, диделәр", дип сөйләде Борисова.

28 гыйнварда Казанның Фатих Әмирхан урамында Грудинин баннеры өстенә Русия сайлау комиссиясенең баннеры ябыштырылган иде.

Грудининның Казан штабы җитәкчесе Артем Прокофьев билгеләп узганча, баннер Путин кортежы юлында торган". Путин Казаннан киткәнән соң Грудининның баннерын үз урынына кайтардылар.

XS
SM
MD
LG