Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канаверал борыныннан галәмгә авыр йөк корабы Falcon Heavy очырылды


Falcon Heavy Җирдән кузгала
Falcon Heavy Җирдән кузгала

6 февральдә Канаверал борыныннан (Флорида) галәмгә йөк ташучы Falcon Heavy авыр корабын тәкъдим итү очышы булды.

Бу Илон Маск җитәкчелегендәге Space X американ хосусый ширкәте ясаган корабның беренче очышы.

Корабның этәргечләре йөкне галәмгә алып чыкканнан соң киләчәктә тагын куллану өчен җиргә кире төшеп утырды.

Falcon Heavy галәмгә Маск үзе йөргән "Тесла" машинасын алып чыкты. Машина йөртүче урынына скафандр кидерелгән манекенны утыртканнар.

Маск програмы киләчәктә Falcon Heavy-ны Марска кешеләр очыруда куллануны күздә тота. Әмма "Тесла" машинасы Марска төшерелмәячәк, аның яныннан очып кына узачак.

Түбәндә "Тесла"ның очышын туры трансляциядә карау мөмкин.

Атмосфераның югары катламнарында көчле җил булу сәбәпле, Falcon Heavy-ны очыру берничә сәгатькә кичектерелде. Маск моны җил тизлегенең ракетны очыруга мөмкинлек биргәннән 20 процентка зуррак булуы белән аңлатты.

Очыш алдыннан Маск белгечләр алдында чыгыш ясап, аның уңышсыз тәмамлану мөмкинлеге зур булуы турында кисәтте.

Falcon Heavy хәзер галәмгә очышларда кулланылган ракетларның иң көчлесе. Көч ягыннан ул бары АКШ галәм агентлыгынң 1960нче еллар ахырында – 1970нче еллар башында Айга американ астронавтларын җибәрүдә катнашкан Saturn 5 ракетларыннан гына калыша.

XS
SM
MD
LG