Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстаннар Татарстаннан Артем Здуновны премьер итеп билгеләүгә ризасызлык белдерә


Артем Здунов
Артем Здунов

Дагыстаннар Татарстан икътисад министры Артем Здуновның Дагыстан республикасы премьер-министры итеп билгеләнүенә каршы кампания уздыра.

7 февральдә Дагыстанның Халык җыены яңа премьер-министр турында карар чыгарырга тиеш. Сишәмбе Дагыстан башлыгы вазифаларын башкаручы Владимир Васильев хөкүмәт җитәкчелегенә Артем Здунов намзәтен тәкъдим итте.

Бу хакта хәбәр чыгу белән социаль челтәрләрдә сессиягә бойкот белдерергә чакыра башладылар, ә 7 февраль иртәнге якта сессия башланырга берничә сәгать калганда Махачкаланың төп мәйданында ялгыз пикет башланды.

Плакат тоткан ир әлеге вазифага Татарстан кешесе түгел, ә өч миллион халкы булган Дагыстан кешесе билгеләнергә тиеш дип саный.

"Биредә меңәрләгән тәртипле һәм намуслы кеше яши", ди ул Инстаграмга эләккән видеода.

"Хөрмәтле дагыстаннар, әгәр сезгә Дагыстанның намусы һәм абруе кадерле икән, сез бүген каршы тавыш бирергә тиеш," дип язылган аның плакатында.

Мондый өндәүләр дагыстаннар арасында мессенджерларда да тарала.

Шул ук вакытта Дагыстан башлыгы вазифаларын башкаручы Владимир Васильевка хөкүмәттәге "чистартулар өчен" рәхмәт белдереп яздырылган аудиолар да социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда йөри.

Татарстан икътисад министры Артем Здунов намзәте Дагыстан премьер-министры вазифасына тәкъдим ителүе турында сишәмбе билгеле булды.

XS
SM
MD
LG