Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы президиумы татар халкын президент сайлауга чакырып мөрәҗәгать кабул итте.
"Татарстан һәм татар халкы ил президенты сайлау кампаниясен уңышлы уздыру яклы. Әлбәттә, бу кампания барышында без халкыбыз мәнфәгатьләрен, аның милли-мәдәни, рухи ихтыяҗларын һәм шулай ук илебез халыклары бердәмлеген һәм милләтара татулыкны яклыйбыз. Сайлауның демократик рухта һәм һәр сайлаучының үз фикерен белдерү мөмкинлеге тудырылган шартларда узуы бик мөһим. Алда торган сайлау күпмилләтле илебездә федератив мөнәсәбәтләр үсешендә яңа этап булачагына ышаныч белдерәбез", диелә мөрәҗәгатьтә.
Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов сүзләренчә, җыелышта президентлыкка аерым бер намзәтнең исеме телгә алынмаган. Мөрәҗәгатьтә сайлауга чакыру гына бар.
Моннан тыш Милли шура утырышында татар эшмәкәрләре җыены, авыл тарихын өйрәнүчеләр җыенын үткәрү мәсьәләләре дә каралган.