Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Ана даны" медален кире кайтарган күп балалы ананы торак сертификатыннан мәхрүм иткәннәр


Сигез бала анасы Юлия Вольф, үзенә кайчандыр бирелгән "Ана даны" медален протест йөзеннән Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка кире кайтарганнан соң, торак сертификатыннан мәхрүм ителде. Аңа хәтта Уфа мэры Ирек Ялаловның төзелеш өлкәсендәге җитәкчелеккә мөрәҗәгате дә ярдәм итмәгән.

Хакимияттән Вольфка килгән җавап хатында "2018 елга расланган исемлектә Вольф гаиләсе алдында чиратта күп балалы тагын 107 гаилә тора" диелгән дип хәбәр итә "Проурал.инфо".

"Сезнең гаиләгә торак сертификатын чиратсыз бирү канун бозуга китерәчәк һәм әлеге күп балалы гаиләләрнең хокукларын бозачак", диелә документта.

Ел башында Юлия Вольф республика җитәкчесенең кабул итү бүлмәсендә үзенең "Ана даны" медален калдырып киткән иде.

Вольф сигез баласы белән урамда калырга мөмкин – шушы аяныч хәл ана кешене кискен адымнарга барырга мәҗбүр иткән. Ул вакытта ватандашлар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү белән шөгыльләнүче идарә башлыгы Искәндәр Әхмәтвәлиев журналистлар алдында Вольфка медален кире кайтарып, аңа мөшкел хәленнән чыгарга ярдәм итәргә вәгъдә биргән иде. Хат башта республика вице-премьеры, Төзелеш һәм архитектура комитеты рәисе Андрей Трухановка җибәрелде, ә аның кабул итү бүлмәсеннән Башкортстанның Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына китте.

Моннан тыш, портал язуынча, Уфа мэры Ирек Ялалов та, хатынга ярдәм итүне сорап, Трухановка хат җибәргән булган.

Сигез бала тәрбияләүче Юлия Вольф инде озак еллар дәвамында үз хокуклары өчен көрәшә. Гаилә җимерек торакта яши, аларга, канун бозып, тиешледән кечкенәрәк мәйданлы фатир тәкъдим итәләр.

Хәзер гаилә тору урыныннан бөтенләй мәхрүм калырга мөмкин. 2018 елның 12 гыйнварында Уфаның район мәхкәмәсе Вольфның гаиләсен фатирыннан чыгарырга дигән карарны гамәлдән чыгарудан баш тартты. Шулай итеп, гаиләнең торак алуда өстенлекле хокукы кире торгызылмады. Җимерек торакта яшәүче күп балалы гаилә буларак, аларга торак сертификаты бирергә тиеш булганнар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG