Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иман" ислам мәдәнияте үзәге Казанда көмешкә музеена каршы чыга


"Иман" ислам мәдәнияте үзәге Казанда көмешкә кайнату музее ачуга каршы мөрәҗәгать белән чыкты. Шәһәр үзәгендә исерткеч эчемлекләр эчүне популярлаштыру ни өчен кирәк дип гаҗәпләнә үзәк вәкилләре.

Белдерүдә әйтелгәнчә, музейда көмешкәне эчеп карап та булачак, балаларга да керү тыелмаячак. "Болайга китсә, мәктәп укучыларын да бирегә экскурсиягә алып килә башларлар", диелә мөрәҗәгатьтә.

Авторлар "әгәр бу музейда исерткеч эчемлекләрнең зыяны турында сөйләсәләр, яхшы булыр иде, ләкин монда көмешкә җитештерү турында сөйләп "горурлык хисе" уятмакчылар", дип яза.

"Татар халкы мәдәниятендә дә, исламда да исерткеч эчемлекләр куллану гөнаһ санала һәм тәнкыйтьләнә", диелә белдерүдә.

Хат авторлары фикеренчә, исерткеч эчемлекләр җитештерү тарихын популярлаштыру түгел, ә аннан оялырга кирәк.

Көмешкә кайнату музее Казанның Бауман урамында февральдә ачылырга тиеш.

XS
SM
MD
LG