Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Корея президенты Төньяк Корея җитәкчесенең сеңлесе белән очрашты


Ким Чен Ынның сеңлесе һәм Мун Чжэ Ин Олимпиада ачылышы тантанасында

Төньяк Корея җитәкчесенең сеңлесе Көньяк Корея президентына абыйсының хатын тапшырган.

Көньяк Корея президенты Мун Чжэ Ин 10 февраль Сеулда Төньяк Кореянең рәсми төркеме белән очрашты. Төркемдә Төньяк Корея җитәкчесенең сеңлесе Ким Йо Чжон һәм Югары халык җыены президиумы рәисе, 90 яшьлек Ким Йо Нам да бар.

Очрашу президент утырмасында үтте. Көньяк Корея җитәкчесе Төньяк Корея башлыгы гаиләсе әгъзасын тарихта беренче тапкыр кабул итте.

Ким Чен Ынның сеңлесе Көньяк Корея президентына абыйсының хатын тапышрган. Хәбәр ителгәнчә, хатта Мун Чжэ Ин Төньяк Кореяга килергә чакырыла.

Төньяк Кореянең рәсми төркеме Көньяк Кореяга кышкы Олимпия уеннары ачылышына килде. Ачылыш татнанасында Ким Йо Чжон АКШ вице-президенты Майк Пенс белән янәшә утырган, ләкин алар аралашмаган дип хәбәр ителә. Кушма Штатлар Пхеньян атом програмыннан бер шартсыз ваз кичәргә тиеш дип саный.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG