Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү янындагы очкыч һәлакәтендә 71 кеше үлде


Һәлакәт урынында очкыч калдыклары
Һәлакәт урынында очкыч калдыклары

Мәскәү янында "Саратов һава юллары" ширкәтенең АН-148 юлчы очкычы һәлакәткә тарыган. Очкычта 71 кеше булган.

"Интерфакс" агентлыгы Мәскәүнең Домодедово һава аланыннан Орски шәһәренә юл тоткан "Саратов һава юллары" ширкәтенең АН-148 юлчы очкычы һәлакәткә тарыган дип хәбәр итә.

Һәлакәт Мәскәү янындагы Аргуново авылы янында булган. Исән калучылар юк диелә. Фаҗига урынында тикшерү-коткару эшләре бара.

Очкычта 65 юлчы һәм 6 экипаж хезмәткәре булган. Хәбәрләргә караганда, очкыч һавага күтәрелгәндә "Русия почта"сы боралагы белән бәрелешкән.

"Русия почта"сы ширкәте исә боралак белән бәрелешү версиясен кире кага. "Бу мәгълүматны каян алалардыр, бездә боралаклар юк" дип белдергән ширкәт вәкиле РЕН телеканалына. Боралак белән бәрелешү версиясе әлегә рәсми расланмаган.

"Саратов һава юллары" ширкәтенең АН-148 очкычы
"Саратов һава юллары" ширкәтенең АН-148 очкычы

​"Саратов һава юллары" ширкәтендәге чыганак Свобода радиосына әйтүенчә, калдыкларның таралуына караганда очкыч һавада ук җимерелә башлаган яисә анда кечкенә шартлау булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сәхифәсендә үлүчеләрнең исемлеге урнаштырылды, анда өч бала да бар. Русиянең транспорт мининстры Максим Соколов сүзләренчә, калдыкларныга караганда, генетик экспертиза үткәрергә кирәк булачак.

Үлүчеләр исемлеге
Үлүчеләр исемлеге

Очкычта бер Швейцария ватандашы да булган, Орски администрациясе хәбәр итүенчә, ул "Орскнефтеоргсинтез" корылмасы ачылышына барган булган.

XS
SM
MD
LG