Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арча районы мәктәбендә балалар агулануга бәйле җинаять эше ачылган


Казанбаш мәктәбе
Казанбаш мәктәбе

Русиянең Тикшерү комитеты Татарстанның Арча районы Казанбаш авылы мәктәбендә 36 бала һәм ике өлкән кешенең агулануына бәйле җинаять эше ачкан.

Тикшерү комитеты хәбәреннән аңлашылганча, эш Җинаять кодексының иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү маддәсе нигезендә ачылган. Тикшерүчеләр Казанбаш мәктәбендә уздырган тикшерүдән соң анда искергән азык-төлек барлыгын ачыклаган. Әлеге азык-төлекне юк итәргә омтылу да булган диелә хәбәрдә.

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Арча районы Казанбаш авылыннан 30дан артык баланы һәм бер олы кешене куркыныч агулану сәбәпле Казан хастаханәсенә озатканнар. Балаларның кайберләре аңын югалткан, эчләре авырткан, коскан, дип сөйли авыл халкы.

Якшәмбе көнне тагын бер укытучының хәле начарланган. Агуланган балаларның яше җидедән алып 17гә кадәр. Урта мәктәпнең ашханәсендә балалар бакчасына йөрүчеләр дә туклана, ләкин кечкенә балалар арасында агуланучылар юк дип хәбәр ителә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанбаш авылындагы гадәттән тыш хәлне тикшерүне үз күзәтүенә алды. Мәктәп дүрт көнгә ябылды. Татарстан прокуратурасы да агулану очрагын тикшерә башлады.

XS
SM
MD
LG