Accessibility links

Кайнар хәбәр

Африка илендә татар дин галимнәре истәлегенә коелар ачылды


Рәсүл Тавдиряков Нигерда яңа ачылган кое янында Татарстан байрагы белән
Рәсүл Тавдиряков Нигерда яңа ачылган кое янында Татарстан байрагы белән

Африка илләренең берсендә – төп халкын мөселманнар тәшкил итүче Нигерда коелар төзелде. Алар ислам галимнәре исемнәре белән аталды.

Бу коелар берничә авылны эчәргә яраклы су белән тәэмин итәчәк. Әлеге эш HalalStarter проекты волонтерлары Русиянең "Вакф" фонды ярдәме һәм Мәскәү блогеры Рәсүл Тавдиряков тырышлыгы белән башкарылган дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте.

Биш кое татар ислам галимнәренең исемнәре белән аталган: Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави, Ризаэддин Фәхреддин һәм Шамил имам. Инициатив төркемдә аңлатуларынча, “аларның бар тормышы һәм эшчәнлеге татар халкы өчен яшәү көче чыганагы кебек булган”.

Әлеге авыл җирлекләре ярымчүлле климатик шартларда урнашкан һәм аларда медицина, электр уты һәм су белән тәэмин ителеш юк. Халык суга берничә километр ераклыкка йөргән.

Африка илләрендә коелар төзү белән берничә ил мөселманнары шөгыльләнә. Һәр кое янында кайсы ил һәм оешма төзегәнлеге язылган такта тора.

XS
SM
MD
LG