Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан журналистлары хезмәт хаклары кимүгә каршы чыккан


"Башкортстан" нәшрият йорты бинасы
"Башкортстан" нәшрият йорты бинасы

"Башкортстан" нәшрият йорты журналистлары хезмәт хакларын киметүгә бәйле республика башлыгына һәм прокурорына мөрәҗәгать җибәргән. Кайбер журналистлар айга минималь хезмәт хакы күләменнән дә кимрәк акча алачак диелә.

Башкортстанның дәүләт басмаларында эшләүче журналистлары язуынча, 17 гыйнварда республика хөкүмәте нәшрият йорты хезмәткәрләренең 2,54 мең сум тәшкил иткән хезмәт хакының оклад өлеше 1,87 меңгә кадәр киметү турында фәрман чыгарган. Ни өчен болай эшләүләрен аңлатучы булмаган, дип яза Коммерсантъ-Уфа.

Журналистлар әлеге хәлне Хезмәт кодексы таләпләрен бозу дип саный. "Кайбер хәбәрчеләрнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан да кимрәк булачак", дип белдерелә. Басма мәгълүматына караганда, хат Уфаның Совет районы прокуратурасына кертелгән.

Журналистларның берсе хәбәр итүенчә, нәшрият йортының хезмәт хаклары окладтан һәм гонорарлардан тора. 17 гыйнварда имзаланган фәрманга ярашлы, компенсация өстәмәләре сигез окладтан артмаска тиеш. "Ләкин мондый өстәмәләрнең күләме нәшрият йортының финанс мөмкинлекләренә карап билгеләнә, ягъни, зуррак хезмәт хакы алуның бер гарантиясе дә юк", дип сөйли журналист.

Мөрәҗәгатьтә язылганча, дәүләт басмаларының баш мөхәррирләре хезмәт хакларын арттыру мәсьәләсен былтыр ел ахырында күтәргән булган. Рөстәм Хәмитов проблемны хәл итәргә кушкан.

Моннан тыш, журналистлар дәүләт матбугат чараларында цензура барлыгы турында да белдерә. Аларның сүзләренә караганда, мөхәррирләр барлык язмаларны да ниндидер бер "Иванов" исеме астындагы кеше белән электрон почта аша килештерергә тиеш.

"Башкортстан" нәшрият йорты 2014 елда 103 муниципаль һәм унитар оешмаларны берләштерде. Аның 74 филилалы бар. Болар нигездә барлык район һәм республиканың дәүләт басмалары.

Узган ел Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы нәшрият йортын хосусыйлаштыру планнары турында белдергән иде.

XS
SM
MD
LG