Accessibility links

Русия хәрбиләренә социаль челтәрләр куллануны тыймакчылар


Русия саклану министрлыгы хәрбиләргә интернетта үз-үзләрен тотуда киңәшләр чыгарган һәм социаль челтәрләр кулланудан баш тартырга тәкъдим иткән. Киләчәктә әлеге киңәшләрне махсус канунга кертергә җыеналар.

Канун бозучылар җинаять йә административ җаваплылыкка тарттылырга мөмкин дип яза Известия.

Хәбәр ителүенчә, әлеге киңәшләр 2017 ел ахырында булдырылган, ә хәзер саклану министрылыгы аны гаскәрләргә җибәргән. Алар плакатлар һәм белешмәлек формасында ясалган. Солдатларга һәм офицерларга Одноклассники, ВКонтакте, Фейсбук һәм башка шундый социаль челтәрләрне кулланудан баш тартырга, үзләренең хезмәтләре турында мәгълүмат бирмәскә һәм телефоннарында геолокацияне сүндерергә киңәш ителә.

Чит ил сайтлары шәхси мәгълүматларны карый ала, ә чит илләрнең махсус хезмәтләре хәрбиләрнең сәхифәләрен даими күзәтеп бара дип кисәтә документ авторлары.

"Киңәшләр хәрбиләрнең шәхси иреген чикләми, ә бары тик интернеттагы активлыкның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында гына кисәтә. Интернетка эләккән мәгълүмат анда гомерлеккә калачак", дип сөйләгән басма чыганагы.

Министрлык киңәшләрне канунга кертергә җыена. Әле төзәтмәләр төрле министрлыкларда килештерелә. Канунга төзәтмәләр кертелгән очракта, хәрбиләр җинаять йә дисциплинар җаваплылыкка тарттырылрга мөмкин диелә.

XS
SM
MD
LG