Accessibility links

Кайнар хәбәр

Собчак Путинның президентлыкка теркәлүен гамәлдән чыгарырга таләп итә


Ксения Собчак
Ксения Собчак

Ксения Собчак Русия Югары мәхкәмәсенә Владимир Путинның президентлыкка намзәт булып теркәлүен гамәлдән чыгаруны таләп итеп гариза язган. Путин инде өч тапкыр президент булды, аның намзәт булырга хокукы юк дип саный Ксения Собчак.

Үзе дә Русия президентына намзт буларак теркәлгән Ксения Собчак "Владимир Путин президентлыкка дәгъва кыла алмый, чөнки ул бу вазифада өч тапкыр булды", дип саный. Гаризаның фотосы "Собчак против всех" Телеграм каналына урнаштырылган.

Шикаятьтә шулай ук 2012 елда Путин Русия президенты вазифасын вакытлыча Дмитрий Медведевка биреп тору һәм килешенгән вакыт узганнан соң яңадан вазифага кайту турында алдан сөйләшкән дип тә язылган.

Русия Конституциясенең 81нче маддәсенә ярашлы, бер үк кеше ике тапкырдан артык президент вазифасына сайлана алмый. Путин 2000 елдан 2008 елгка кадәр ике тапкыр сайланды, ә 2012 елда тагын президент вазифасына кереште. Шул ук вакытта 2012 елгы сайлауга кадәр канун үзгәртелде - президент мөддәте дүрт елдан алты елга кадәр арттырылды.

XS
SM
MD
LG