Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда патриотик тәрбия шурасы булдырылды


Казанда Җиңү парадына килгән хәрби киемле кечкенә балалар
Казанда Җиңү парадына килгән хәрби киемле кечкенә балалар

Татарстан хөкүмәте патриотик тәрбия бирүнең координация шурасын булдырды. Аны республика премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкләячәк.

Патриотик тәрбия шурасы башлангычы белән Татарстанның спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы чыккан. Документ республика хөкүмәте сайтында урнаштырылган.

Яңа оешманы Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкләячәк. Спорт министры Владимир Леонов аның урынбасары булачак.

Координация шурасы елына кимендә ике тапкыр җыелып, "балаларда һәм яшьләрдә гражданлык һәм югары патриотик үзаң, ватанга тугрылык формалаштыру" мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнергә тиеш.

Русия хөкүмәте 2016-2020 елларга патриотизм тәрбиясе програмын кабул иткән иде. Моның өчен федераль бюджеттан 1.666 миллиард сум акча бүленә.

XS
SM
MD
LG