Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәптә "ана теле" буларак урыс телен сайлаучыларга үрнәк програм әзерләнде


2012 елның 21 апрелендә Казандагы митинг. Архив фотосы.
2012 елның 21 апрелендә Казандагы митинг. Архив фотосы.

Мәктәпләрдә урыс телен "ана теле" буларак сайлаучыларга әзерләнгән яңа програмда урыс теленә мәхәббәт тәрбияләү бурычы куела. Баласына ана теле дип урыс телен укытучы татарлар да бар.

Русия Мәгариф министрлыгы 5-9 сыйныфларда урыс телен "ана теле" буларак өйрәтүнең үрнәк програмын төзегән. Бу турыда мәгълүмат төп гомуми белем бирү програмнары реестры сәхифәсендә урнаштырылган. Ул мәктәптә “Ана теле” дип урыс телен сайлаучыларга нигезләнгән. Билгеле булганча, татар ата-аналары арасында да андыйлар бар.

Бу програм урыс теленә мәхәббәт уяту, ватанпәрвәрлек тәрбияләү, урыс телен саклауга җаваплылык булдыру һәм башка шуның кебек бурычларны максат итеп куя. Бу хакта програмның аңлатма бүлегендә язылган. Ул барлык мәктәп укучылары мәҗбүри укучы "Урыс теле һәм әдәбияты"ннан тыш укытылачак.

Рус телен туган тел буларак өйрәнүгә 5-6 сыйныфларда елына 70 әр сәгать, 7-9 сыйныфларда 35 әр сәгать вакыт бүләргә тәкъдим ителә.


Билгеле булганча, татар теле мәктәпләрдә укыту ихтыяри ике сәгать кенә калгач, аны өйрәнүдән баш тартучылар Русия мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән "Риторика" дәресен өйрәнәчәк диелгән иде. Әмма кайбер ата-аналар моның белән килешмичә, ана теле буларак урыс телен укытуны таләп итте.

29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан баш прокуроры Илдус Нәфыйков Русия мәгариф министрлыгының республикаларга дәүләт телләрен укыту мөмкинлеге биргән план әзерләвен һәм анда ата-аналарның язма рөхсәте белән, атнасына ике сәгатькә кадәр дип күрсәтелүен белдерде.

XS
SM
MD
LG