Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда беренче халыкара төрки кино фестивале узачак


Кыргызстанда төшерелгән "Саякбай" фильмыннан кадр
Кыргызстанда төшерелгән "Саякбай" фильмыннан кадр

Март аенда Казанда беренче мәртәбә төрки кино фестивале узачак. Кинофорумда Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Төркмәнстаннан, шулай ук Русия һәм Төркиядән вәкилләр катнашачак.

Русияне фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Якутия, Хакасия, Чуашстан кинематографистлары тәкъдим итә.

Төрки халыкларның үз кино фестивален булдыру кирәклеге турында фикер узган елда Истанбулда үткән Төрки дөнья киносы берлеге президиумы утырышында яңгыраган иде. Берлеккә бөтен төрки дөньядан танылган кино эшлеклеләре керә, Татарстан вәкиле буларак анда “Татаркино” оешмасы мөдире Миләүшә Айтуганова катнаша.

Яңа оешманың бурычы – төрки кинематографның соңгы еллардагы иң зур казанышларын төрки телле илләрдәге тамашачыга җиткерү, шулай ук төрки илләрнең үз “кино базарын” булдыру – бу илләр һәм төбәкләрдә төрки киноны, Европа һәм Көнбатыш кино индустриясеннән бәйсез рәвештә прокатка чыгару мөмкинлеген тудыру. Халыкара төрки кино фестивале дә шушы максатлардан чыгып уздырылачак.

Беренче форумны үткәрү урыны итеп Татарстан сайланган. Бу карарны кабул иткәндә республикада берничә ел дәвамында Казан халыкара мөселман киносы фестивале уздыру тәҗрибәсе булуы хәлиткеч роль уйнаган. Фестиваль күчмә чара булачак: ул ел саен билгеле бер илдә узачак. Шул рәвешле төрки фильмнар мөмкин кадәр киңрәк аудиториягә тәкъдим ителәчәк.

Фестивальгә килүчеләр Казанда Нәүрүз бәйрәмендә дә катнашачаклар дип көтелә. Форум кысаларында шулай ук Төрки дөнья киносы ассоциациясе башкарма комитетының утырышы да узар дип көтелә.

Әлегә фестивальдә урыннар билгеләнми, бүләкләр тапшырылмый, аның бүгенге бурычы – мәгърифәтчелек, төрки кино белән таныштыру. Фестивальдә Татарстан киносын Юрий Фетингның “Бибинур” фильмы тәкъдим итәчәк.

Казанда "Төрки кино атнасы" уздырырга ниятләүләре турында Айтуганова үзе җитәкләгән оешманың һәм Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең яңа сайтларын тәкъдим итү чарасында сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG