Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге "Мәдинә" үзәгендә ислам дәресләре укытуда шикләнеп тикшерү узган


Мәскәүдә "Солидарность" фонды каршында эшләүче "Мәдинә" белем бирү үзәгенә ФСБ, полиция, баш прокуратура, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре "планлы тикшерүгә" килгән. Алар үзәктә ислам дәресләрен укыту турында чалымнар табарга тырышкан.

16 февраль көнне Мәскәүнең “Мәдинә” (Медина) үзәгенә тикшерү белән прокуратура, ФСБ, экстремизмга каршы көрәш идарәсе, Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре килгән. Үзәк җитәкчесе Лилия Мөхәммәдьярова Азатлыкка әйтүенчә, барлыгы ун кеше булган. Аларга бу прокуратураның планлы тикшерүе дип аңлатканнар, әмма Мәскәү прокуратурасы сәхифәсендә үзәктә тикшерү булырга тиешлеге турында мәгълүмат тапмаганнар.

"Әгәр планлы тикшерү булса безнең оешманы исеме аларның сайтында булырга тиеш. Юристлар аны тапмады.

Күрәсең безнең интернет сәхифәдә иске мәгълүмат калган һәм алар шуның нигезендә килгәннәр. Үзләрен бик ямьсез тоттылар. Алар сәгать 11дә килде. Аннары полиция чакырттылар. Автобуслар килде. Безне алып китәргә тырыштылар. Без беркайда да бармаячагыбызны әйттек. Алар басым кулланып төрле аңлатмалар имзалатмакчылар иде. Без ризалашмадык. Әле бинада дүрт бала да бар иде. Алар чыгып-чыгып полиция хезмәткәрләренә карап торды. Күрәсең аларга кызык булды.

Безнең адвокат Мурат Мусаев төштән соң сәгать өч-дүртләргә килеп җитте. Ул килгәч алар инде үзләрен әдәплерәк тота башладылар, полиция китте. Безгә киләсе атна аларга килү турында кәгазь имзалаттылар.

Безнең икенче катта "Мәдинә" үзәге, өченче катта "Теләктәшлек" ("Солидарность") хәйрия фонды урнашкан. Алар нәкъ "Мәдинә"гә килделәр һәм бездән әллә ни сорап тормыйча тикшерү уздырдылар.

"Мәдинә" үзәге балаларга, мәктәп укучыларына, олыларга гарәп телен укыту белән шөгыльләнә. Мигрант балаларына урыс телен дә өйрәтәбез. Шулай ук гарәп теле өлкәсендә тикшеренүләр уздыра. Тәүләүле курсларыбыз да бар. Динне укытмыйбыз. Алар ислам белән бәйле әйберләр эзләгәннәр, чөнки безнең китапханәдә әзме-күпме ислам белән бәйле өч китапны тартып чыгарып: "Менә ислам укытмыйбыз дип әйткән буласыз" диделәр китапларга һәм програмга төртеп. Без чыннан да элегрәк балаларга ислам этикасына бәйле програмнар чыгара идек, әмма “Яровая җыелмасы” кануны кабул ителгәч барысын да туктаттык, чөнки ул канун нигезендә юк кына әйбергә дә бәйләнеп була.

Бер-ике ел элек шундый тикшерүләр инде булган иде. Әмма мондый кинәт килеп, бүлмәләрне биләп алып, безне чыгармыйча тотканнары юк иде.

Без тикшерүләр вакытында барлык документларны тәкъдим итәбез, чөнки барлык эшебез үтә күренмәле. Шуңа дәүләт органнары алдында, коммерцияле оешма булмагач салым идарәсе алдында хисап тотабыз. Күрәсең бу гына аларны канәгатьләндермәгән”, ди Азатлыкка Мөхәммәдьярова.

"Мәдинә" өстәмә белем бирү һәм тикшеренү үзәге 2013 елны оешкан. Анда биш укытучы белем бирә.

XS
SM
MD
LG