Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татфондбанк, Интехбанк һәм Тимер банк мөштәриләре митинг уздырды


Әлеге банкларда акчаларын югалткан мөштәриләр митингка чыкты. Оештыручылар сүзләренчә, митингта 200дән артык кеше катнашкан.

Бүген Казанда Петров паркында Татфондбанк, Интехбанк һәм Тимер банк мөштәриләренең митингы узды. Алар 2019 елга кадәр Республика яклау фондының барлык кредиторлар таләпләрен үзләренә алуын, Татфондбанк белән туган хәлне җентекләп тикшерүне, Интехбанкка карата аерым җинаять эше ачуны һәм тагын кайбер мәсьәләләрне хәл итүне таләп итте.

Чарада шулай ук Тимер банкы мөштәриләре дә катнашты. Бу банк әлегә гамәлдә булса да, 2016 ел азагына ул мөштәриләренә барлык түләүләрне туктаткан.

Чарага 200дән артык кеше килгән. Мөштәриләр Русия президенты Владимир Путин, Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин исеменә мөрәҗәгать имзаладылар. Путиннан алар Керткән акчаларны иминиятләштерү агентлыгы дәүләт оешмасының башлыгының Татфондбанк һәм Интехбанк бәйге идарәчеләренең эшчәнлеген, ә Бастрыкиннан Татфондбанкның элекке җитәкчесе Роберт Мусин җинаять эшен шәхси контрольгә алуны сорый.

Финанс хәлләре тотрыксыз булу сәбәпле, Русиянең Үзәк банкы 2016 елның 15 декабрендә Татфондбанкта, 23 декабрьдә аның партнеры Интехбанкта вакытлы идарә урнаштырды.

2017 елның 3 мартында Үзәк банк әлеге банкларның лицензиясен алу турында белдерде. Татарстанның Арбитраж мәхкәмәсе банкларны банкрот дип таныды. 2016 елның декабреннән бирле банклар мөштәриләре даими рәвештә ризасызлык чаралары уздырып килә.

XS
SM
MD
LG