Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен яклау митингында йөзгә якын кеше катнашты


Чарада йөзгә якын кеше катнашты. Азатлык митингтан туры трансляция алып барды.

18 февраль Казанның Дан бакчасында татар телен яклау митингы узды. Хәбәрчебез чарада йөзгә якын кеше катнашканын хәбәр итте.

Халык "Бердәм дәүләт имтиханын татарча тапшыруны таләп итәбез", "Путин, Володин! Европа хартиясен ратификацияләүне таләп итәбез", "Татар университетын ачуны таләп итәбез" кебек шигарьләр язылган плакатлар тота. Республика, президент статусын саклап калу турында шигарьләр юк, митинг тел мәсьәләсенә багышлану сәбәпле, башка темаларга сүз кузгату ярамый.

Җыенда артист Әзһәр Шакиров, җырчы Миңгол Галиев, "Солнце" мәктәбе мөдире Павел Шмаков, шагыйрә Нәҗибә Сафина һәм башкалар чыгыш ясады.

Митингта Русия федерациясендәге барлык милләтләрдән Гариза таратылды. Анда мондый сүзләр язылган:

2002 елдан башлап федераль хакимият Русиядәге барлык милләтләрнең белем бирү, тарих, мәдәният, дин өлкәсендә чараларын системалаштыру өчен барлык кануни, норматив һәм административ ысулларны кулланды.

Системалаштыру дигәндә юридик яктан ул федератив дип аталса да, чынлыкта урыс системасы.

Бу Конституция һәм норматив актларга туры килмәгән системаларның мәҗбүри булуы урыс булмаган халыкларга халыкара, Русия Конституциясен, шулай ук Татарстанның 1992 елгы референдумын үтәүне чикли. Шуңа без түбәндәгеләрне таләп итәбез:
1. Республика җитәкчеләре, төбәк хакимияте һәм депутатлардан сәяси ихтыяр көч булдыруын.

2. Мәгариф, мәдәният, тарих һәм дин өлкәсендә Конституциягә, милләтләргә, федератив төзелешкә каршы килгән Русия кануннарын юк итү.

3. Русия күләмендә милли республикалар базасында милли мәгариф, мәдәният, дин системасын булдыру.

Русия ул урыс һәм православ дәүләт кенә түгел, ә күпмилләтле һәм күпдинле дәүләт.

Азатлык үзенең Facebook сәхифәсендә җыеннан җанлы трасляция алып барды:

Чара "Туган тел" җырын җырлау белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG