Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда Май чабу бәйрәме вакытында билгесез кеше ут ачып дүрт кеше һәлак булган


Тагын дүрт кеше яраланганы хәбәр ителә.

Дагыстанның Кизләр шәһәрендә билгесез кеше Май чабу (Масленица) бәйрәме вакытында җыелган халыкка ут ачкан. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Барлыгы дүрт кеше һәлак булган, тагын дүртесе яраланган. Һөҗүм итүчене полиция вәкилләре атып үтергән. Кайбер чыганаклар яраланучыларның өчесе Росгвардия вәкилләре дип әйтә.

XS
SM
MD
LG