17 февраль көнне Сан-Францисконың Американ Төрки-Татар Ассоциациясе (АТТА) мәхәлләсендә 1970-80 еллар арасында татар мәхәлләсе каршындагы дин дәресләренә йөрүчеләрнең берләшү чарасы узды. Аларны туплауны мәхәллә әгъзасы Адилә Сафа оештырган. Чарага барлыгы 15 кеше килгән. Алар хәзер үсеп җитеп төрле вазифалар били.
Ул заманнарда дин дәресләрен АТТАның идарә эшләрен җитәкләгән Шәмсия Апакай һәм 40 ел буе мәхәлләдә җеназа эшләрен башкарып килгән Таһир Дәүләтшаһ алып барган. Калифорния татарларының "рухи анасы" булып торган Шәмсия ханым чит илләрдә яшәүче татарларның мәдәниятен үстерүгә бик зур өлеш кертте. Шәмсия Апакай 2007 елда вафат булды.
Шуны әйтергә кирәк, хәзер АТТАны Шәмсия Апакайның оныгы Туран Апакай җитәкли. Әлеге очрашуда ул да катнашты. Чарага килүчеләр элекке елларны искә төшереп пилмән, пылау, чәкчәк белән сыйланды.
Американ төрки-татар берләшмәсе тарихи ватаннарыннан читтә гомер итүче татарларның иң бай тарихлы оешмаларыннан берсе санала. Оешма 2010 елда үзенең 50 еллыгын бәйрәм итте.
2016 елда Сан-Франциско татарлары белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та очрашты. Алар президентны "үз өйләрендә" – җәмгыять бинасында каршы алды. Дөрес, бу бина шәһәр үзәгендә түгел, ә читтәрәк, Берлингейм (Burlingame) бистәсендә.
"Татар җәмгыяте оешкач та, Сан-Францискода яшәүче милләттәшләребезнең үз акчаларына 1960 елда ук сатып алынган бина ул. Без президентны нәкъ үз бинабызда каршы алырга теләдек, бу хакта алдан ук җиткердек", дип сөйләгән иде Туран Апакай Азатлыкка. Ул вакытта алар Миңнехановтан латин имласында инглизчә-татарча сүзлек чыгаруны сорады.
Тарихи мәгълүматларга күрә, Калифорния якларына беренче татар 1923 елда килә. 1950-60 елларда Кытайдан, Япониядән, Кореядан татарлар Калифорниягә килеп төпләнә башлый. 20ләп татар җәмгыять оештырып җибәрә, җитәкчеләрен дә сайлый.