Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова Сәфәровтан Аксубайда Татарстан байрагы төсендә карачкы яндыруны тикшерүне сорый


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Аксубайда Май чабу бәйрәмендә Татарстан байрагы төсендә карачкы яндыруга прокуратура тикшерүе уздыруны сорап республика президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәровка мөрәҗәгать иткән.

"Безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, 18 февральдә урысларның Май чабу бәйрәмендә Аксубай районында Татарстан байрагы төсендәге карачкы яндырганнар. Бу нәрсә дигәнне аңлата? Татарстанның үзен дә шул хәл көтә, дигәнгә ишарәме? Әгәр Русия байрагы төсендәге карачкы яндырылса, шунда ук җинаять эше ачарлар иде," дип яза Бәйрәмова.

Язучы фикеренчә, бу эшне дә болай гына калдырырга ярамый. "Татарстанның дәүләтчелек символы булган байракны болай кимсетүгә юл куярга ярамый! Бүген байрагыбызны карачкыга әйләндереп яндырсалар, иртәгә Татарстанга да шул көн килергә мөмкин. Бу мыскыллау күренешен прокуратура аша тикшертүегезне сорыйм. Алга таба мондый хәлләргә юл куелмасын иде!", дип тәмамлый мөрәҗәгатен Бәйрәмова.

Аксубайда Татарстан байрагы төсендәге киемдә карачкы фотосы социаль челтәрләрдә тарала башлады. Аны Инстаграмда аksubaevo паблигы урнаштырган иде. Ләкин соңрак әлеге фото юкка чыкты.

XS
SM
MD
LG