Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назарбаев латин имласы нигезендәге казакъ әлифбасына үзгәрешләр кертте


Яңа алфавит өлгесе

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев казакъ теленең кирилл имласыннан латинга күчү фәрманына үзгәрешләр кертүне раслады. Яңа редакциядә апострофлар киметелде.

Бу хакта фәрман республика президенты сайтында урнаштырылган.

Әлифбаның үзгәртелгән редакциясендә апострофлар саны тугыздан алтыга калдырылган. Моннан тыш, "sh", "ch" диграфлары кертелә.

Былтыр октябрьдә Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев казакъ әлифбасын баскычлап латин имласына күчерү турында фәрман имзалаган иде. Әлеге фәрман белән Назарбаев шулай ук латин имласына нигезләнгән казакъ алфавитын да раслады.

Ләкин кайбер казакъ тел белгечләре әлифбага күпсанлы апострофларны кертүне тәнкыйтьләп чыкты. Аларны кулланган очракта Google-да эзләп һәм Twitter-да хэштеглар язып булмаячак та диелде.

Президент сүзләренчә, Казакъстан 2025 елга латин әлифбасына тулысынча күчеп бетәргә тиеш. Назарбаев бу "сәяси сәбәпләргә бәйле", дип аңлата.

Казакълар 1929 елдан 1940 елга кадәр латин имласын кулланды. Ул гарәп графикасына алмашка килә. 1940 елда казакъ әлифбасы кирилл имласына күчте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG