Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчке эшләр министрлыгы Татарстаннан Сүрия һәм Гыйракка 85 кеше киткәнлеген белдерә


"Ислам дәүләте" сугышчан төркеме әгъзасы
"Ислам дәүләте" сугышчан төркеме әгъзасы

Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан бүлеге җитәкчесе Артем Хохорин Дәүләт Шурасы депутатлары алдында чыгыш ясап, республикадан "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә кушылыр өчен 85 кеше чыгып киткән диде.

Алар "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме эшчәнлегендә катнашыр өчен Сүрия һәм Гыйракка киткән диде Хохорин.

Соңгы өч елда (2014-2017) ФСБның һәм эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәләре "Ислам дәүләте" һәм "Җәбһәт ән-Нусра" оешмаларында катнашу өчен 82 кешегә карата 65 җинаять эше ачкан диелде.

"Хәрби чараларда катнашып, 10 татарстанлының һәлак булуы билгеле. 2014-2107 елларда Русиягә сугыш булган җирләрдән сигез татарстанлы кайтты, алар хөкем ителде. Республикадан Сүриягә чыгып киткән 78 кешене эзләү игълан ителде, аларның 67се Интерпол аша эзләнә", диде Хохорин.

XS
SM
MD
LG