Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт Шурасы мэрларны турыдан-туры сайлау кануны өлгесен кире какты


Татарстан Дәүләт Шурасы
Татарстан Дәүләт Шурасы

20 февральдә Татарстан Дәүләт Шурасы шәһәр башлыкларын турыдан-туры сайлап кую турында КПРФ тәкъдим иткән канун өлгесен кабул итмәде.

Коммунист Артем Прокофьев тәкъдим иткән канун өлгесе Казан, Чаллы мэрларын, Түбән Кама һәм Әлмәт муниципаль районнары башлыкларын турыдан-туры сайлауны күздә тота иде. Башка районнарга башлык сайлап кую тәртибе үз карамагына бирелә диелде.

Прокофьев чыгышында ни өчен Татарстанда муниципалитетларга күбрәк мөстәкыйльлек бирелми дип аптыравын белдерде.

Ләкин моңа Дәүләт Шурасының Шәһәр төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты җитәкчесе Алберт Хәбибуллин каршы чыкты. "Татарстандагы үзидарә системы бөтен Русиягә үрнәк булырлык" диде депутат.

Шура рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләгә "халык барып кемнедер сайлап куюдан күктән манный яумаячак" дигән фикер белдерде.

Нәтиҗәдә канун өчен 60 депутат каршы,15е уңай тавыш бирде.

Моңа кадәр докуменка каршы Шәһәр төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты, Татарстан президенты идарәсе, республика юстиция министрлыгы каршы чыккан иде.

Әлеге вакытта Татарстанда Казан, Чаллы һәм башка шәһәрләр мэрлары сайлаучылар тарафыннан турыдан-туры түгел, ә муниципаль парламентлар депутатлары тарафыннан сайлап куела.

XS
SM
MD
LG