Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" татар яшьләре берлегенә Гаяз Исхакыйга багышлап пикет оештыруга рөхсәт бирелмәде


2014 елда узган пикет

Казан шәһәр хакимияте "Азатлык" татар яшләре берлегенә Гаяз Исхакыйга багышланган пикетны киләсе атнага кичектерергә яки бу атнада Юдино бистәсендә уздырырга тәкъдим иткән. Берлек вәкилләре моны язучыны мыскыллау дип саный.

16 февральдә "Азатлык" татар яшләре берлеге рәисе Фәнил Гыйләҗев Казан хакимиятенә 23 февральдә язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуга багышлап шәһәр үзәгендә пикет оештыру нияте турында белдерү керткән булган. Пикетта бары тик Гаяз Исхакый исемен халык арасында таныту, үтеп баручы кешеләргә байракчыклар, календарьләр тарату булачагы белдерелгән.

"Халыкта Исхакый шәхесенә, аның хезмәтләренә карата кызыксыну уятырга теләдек. Шул рәвешле татарның милли үзаңын үстерергә мөмкин булыр дип уйладык. Нәтиҗәдә, милләтебезне саклап калуга өлеш кертә алыр идек. Бу чара Казан үзәгендәге Бауман урамында планлаштырылган иде, әмма кичә шәһәр хакимияте вәкилләре сөйләшергә чакырды. Шунда алар чараны 23 февральдә үткәрмәүне сорады. Әгәр үткәрмәсәк, киләсе атнада теләсә-кайсы көнне чарага рөхсәт бирәчәкләрен әйтте. Шул ук вакытта 27 февральдә Казанның Тинчурин паркында үткәрергә киңәш итте. Без моның белән килешмәдек һәм баш тарттык.

Килешмәгәч, алар пикетны Казаннан читтәрәк, Юдино бистәсенең Тимер юлчылар мәдәният сарае алдында үткәрергә тәкъдим итте. Без моның белән дә килешмибез, чөнки Гаяз Исхакый милләтебез өчен күпне эшләгән бөек шәхес. Аның иҗаты бүген дә бик популяр, аерым алганда, аның әсәрләреннән спектакльләр куела, фильмнар төшерелә. Шул ук "Зөләйха" фильмын мисал итеп китереп була. Шуңа, юбилейны кеше йөрмәгән Казан читендә үткәрү ул шәхесне мыскыллау дип бәялибез", диде Азатлыкка Гыйләҗев.

Казан хакимияте тарафыннан урын бирелмәү сәбәпле, яшьләр берлеге Исхакый истәлегенә ялгыз пикетлар гына уздырырга ниятли.

"Хәзер кичә әзерлибез. Шулай ук Исхакый рәсеме төшерелгән кесә календарьләрен тарату ниятләнә", диде берлек активистлары.

XS
SM
MD
LG