Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт үзен Русиягә карата "кырыс" тотарга җыена


Сара Сандерс
Сара Сандерс

Русиянең АКШ президентын сайлавына тыкшынуы күренеп тора, ә Дональд Трамп Мәскәү белән мөнәсәбәтләрдә үзен кырыс тотарга җыена дип белдерде Ак йорт вәкиле Сара Хакаби Сандерс.

"Русиянең сайлауга тыкшынуы күренеп тора. Моның тавыш бирү нәтиҗәләренә тәэсир итмәгәне дә ачык. Трамп штабының Русия белән алдан сөйләшеп куймаулары да ачык", диде Сандрес. Ак йорт вәкиле Трамп 2016 елгы сайлау кампаниясенә Русиянең тыкшынуын таный, дип тә белдерде.

"Президент гаскәрне торгызырга 700 млрд доллар акча бүлде. Моңа Русия шат түгел. Ул Көнбатыш Европага энергия экспортлауда ярдәм итте. Русия моңа да шат түгел. Трамп санкцияләр кертте һәм Обама идарәсе керткән чикләүләрне хуплады. Ул АКШта Русиянең өч дипломатик бинасын япты. Ул Русиягә басым ясау максатыннан берничә гамәл кылды. Ул украиннарны коралландыруга ярдәм итте", диде Сандерс. Ак йорт вәкиле сүзләренчә, "Трамп Русиягә карата бик кырыс булды, АКШ әлеге сәясәтне дәвам итәчәк".

Элегрәк Дәүләт департаменты Вашингтонның президент сайлауга тыкшынуда гаепле дип табылган 13 русиялегә чикләүләр кертү ихтималы турында да искәрткән иде. Кремльдә АКШ юстиция министрлыгы гаепләүләрен дәлилсез дип атадылар.

XS
SM
MD
LG