Accessibility links

Азаплауда гаепләнүче Түбән Кама полиция хезмәткәрләрен сак астында тоту озайтылды


Казанның Совет районы мәхкәмәсе Түбән Кама полиция бүлегендә бер кешене азаплауда гаепләнүче өч полиция хезмәткәрен сак астында тотуны 24 апрельгә кадәр озайтты.

Гадел Рәхимов, Игорь Филинов һәм Наил Миңдубаев көч кулланып вазифалары кысаларыннан чыгуда гаепләнә. Алар 22 яшьлек Илназ Пиркинны үз-үзен үтерүгә җиткерүдә шикләнелә.

Түбән Кама егете Пиркин былтыр 19 октябрьдә үз-үзен үтерде. Аңа кадәр егет бер тәүлек полиция бүлегендә булган. Тәртип саклаучылар Пиркин Николай Удиряковның машинасыннан магнитола урлаган дип шикләнгән.

Үз-үзен үтерер алдыннан Пиркин кесә телефонына видеоязма төшереп җибәрә. Анда ул полиция бүлегендә җәзалауларга дучар булуы турында сөйли. Егет сүзләренчә, урлауны тануны таләп итеп, аны өч хезмәткәр кыйный. Пиркин магнитоланы чынлап та урлавын, ләкин соңрак Удиряковка аны кире кайтаруын әйтә.

Илназ Пирикинны Удиряков полициядән гаризасын алгач тоткарлыйлар.

XS
SM
MD
LG