Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта Русия тыкшынуыннан сакланыр өчен ФБРга күбрәк акча бүлүне сорыйлар


Нэнси Пелоси
Нэнси Пелоси

АКШ демократлары Федераль тикшерү бюросына һәм илнең Эчке иминлеге министрлыгына Конгресска узачак сайлауда Русиянең тыкшынуына каршы тору өчен финанслауны арттыруны сорый.

Сенатта демократлар лидеры Чак Шумер һәм вәкилләр пулатындагы демократлар лидеры Нэнси Пелоси 30 сентябрьгә кадәр хөкүмәтне финанслау турындагы канун өлгесенә өстәмә финанслар бүлүне сорый. Алар махсус хезмәтләрнең Русия алдагы сайлауларга да тыкшынырга мөмкин дигән кисәтүенә таяна. Канун өлгесен Конгресс 23 мартка кадәр кабул итәргә тиеш.

Демократлар ФБР бюджетын 300 млн долларга арттыруны сорый. Бу акчалар "АКШта эшләүче чит ил затларының, бигрәк тә социаль челтәрләрдә эш алып баручы Русия агентларының йогынтысына каршы көрәшер өчен" кирәк диелә.

Моннан тыш, АКШта Русиянең Конгресска сайлауга тыкшыну ихтималына каршы торучы "махсус төркем" (группа реагирования) булдырылу турында да хәбәр ителә.

Конгресска сайлаулар 2018 елның ноябренә билгеләнгән.

Америка махсус хезмәтләре лидерлары узган атнада Сенат комитетын Русия 2018 елгы сайлауларга да тыкшынырга мөмкин дип кисәтте. Моның өчен Русия социаль челтәрләр кулланырга тырышачак диелде.

Узган җомга махсус прокурор Роберт Мюллер офисы 13 русиялене 2016 елда АКШ президентын сайлауга тыкшынуда гаепләде.

XS
SM
MD
LG