Оешманың эшчәнлегенә анализ ясаганнан соң, хисап авторлары "Җиңү волонтерлары" дәүләттән матди һәм башка төрле ярдәм алган дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Оешманың төбәкләрдәге координаторлары җирле үзидарә һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре булып тора диелә.
Сайлау алды кампаниясе вакытында дәүләт уку йортларында һәм дәүләт оешмалары биналарында "Җиңү волонтерлары"на урын бирелә. Биналар бирү, элемтә чаралары, офис җиһазлары белән тәэмин итү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү намзәткә матди ярдәм күрсәтү булып тора ди хокук яклаучылар.
Путинны дүртенче мәртәбә президентлыкка намзәт итеп теркәү өчен барлыгы 1,6 миллион имза җыелган. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматына караганда, моның өчен биш миллион сум акча тотылган. Ягъни, бер имза өч сумнан артыграк торган. Хисап авторлары Путин штабы административ ресурс кулланган дип фаразлый.
Оешмада исә активистлар президент кампаниясендә үз теләкләре белән катнаша дип белдерәләр.
"Җиңү волонтерлары" иҗтимагый оешмасы ветераннарга ярдәм итү, истәлекле урыннарны җыештыру, тергезү, Җиңү парадлары һәм "Үлемсез полк" йөреше оештыру белән шөгыльләнә диелә оешманың сайтында. Соңгы ике елда "Җиңү волонтерлары" федераль бюджеттан 127 млн сум субсиядия алган.