Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ватанны кемнән сакларга?


Русия хәрбиләре Сүриядә Хмеймим ныгытмасында хәрби парадта катнаша, 2016 ел
Русия хәрбиләре Сүриядә Хмеймим ныгытмасында хәрби парадта катнаша, 2016 ел

23 февральне без Ультиматум көне яисә, иң яхшысы, Солых көне дип тә атый алабыз. Хакыйкатькә дә туры килә, бүген бик актуаль дә түгелме соң – Солых көне?

Бәйрәмнәр күп инде бездә. Менә, мәсәлән, 23 февраль. Ир-атлар әлеге көнне үзләренең бәйрәме дип исәпли. Хатын-кызлар ир-егет җенесеннән булган якыннарына нинди дә булса бүләк әзерләп мәрәкә килә. Ир-ат күңеленә дә тиздән җитәсе 8 март гаме кереп оялый. Бер уйлаганда, 23 февральне 8 мартка әзерлек бәйрәме дип тә атарга булыр иде. Кыш ахырында бәйрәм итә башлыйсың да, яз башына йомшак кына килеп керәсең.

Ватан үзе дә соңгы вакытта шактый сәер төшенчәгә әверелде

Мунчада шундыйрак фикер әйткәч, мине чүт кенә тотып кыйнамады берәү. Юк, юк, бәйрәм итүгә каршы түгел иде ул. Тик үз таләпләре бар: теләсә кемнең бәйрәме түгел, “ватанны саклаучы” гына чын ир-ат була, дип күкрәк сукты. Күкрәгендә чиркәү рәсеме, Сталин сурәте, “не забуду мать родную”, бөтен аркасы, янбашлары татуировка белән тулган. Һич тә ватанны саклаучыга охшамаган иде болай. Моның үзеннән ватанны сакларга кирәк! Хәер, телевизордан да күренә - иң шаулатып бәйрәм итүчеләрнең ватанны саклауга бернинди катнашы юк түгелме? Дөресен әйткәндә, ватанга да катнашлары юк. Ватан үзе дә соңгы вакытта шактый сәер төшенчәгә әверелде.

Элегрәк, без үскәндә, әлеге бәйрәм, ялгышмасам, Совет армиясе һәм хәрби диңгез флоты көне дип атала иде. 1918 елның 23 февралендә, имеш, Кызыл армия отрядлары Псков һәм Нарва янында һөҗүм итүче Германия гаскәрен беренче тапкыр туздырып ташлаган, шуңа да әлеге күрекле көнне бәйрәм дип игълан иткәннәр. Гомумән, Русия тарихы ялган мифлардан гыйбарәт, ә совет чорында ул ялган иң югары ноктасына үрләде. Баксаң, ул көнне кызыл гаскәр бернинди җиңүгә дә ирешмәгән, киресенчә, бернинди каршылык күрсәтә алмыйча, табан ялтыраткан икән.

Ул көнне кызыл гаскәр бернинди җиңүгә дә ирешмәгән, киресенчә, табан ялтыраткан икән

Мәгълүм булганча, большевиклар патша Русиясенең армиясен тарката, ә хакимиятне үз кулларына алгач, үз гаскәрләрен төзи башлый. Аңа гадәттә ачлыктан, ялангачлыктан интеккән кешеләр килеп теркәлә. В.Короленко язганча, ул кешегә комиссарлар гадәттә мондый сорау биргән: “Син без – кызылларның мәсләген беләсеңме?” Кызылармеец булырга килгән гидай: "Беләм, әлбәттә, дигән, – тәүлегенә 15 сум". Шунысын да әйтергә кирәк, Германиянең иң көчле дивизияләре Көнбатыш фронтта Антанта илләренә каршы тупланган була, ә көнчыгыш фронтка әле сугыш күрмәгән солдатларны китергәннәр. Тик Кызыл армия аларга да каршы тора алмый, германнарның аерым отрядлары һөҗүмгә күчкәч, алны-артны белми кача, иң алдан большевиклар үзләре, таланган малны вагоннарга, автомобильләргә төяп, тылга ычкына. 19 февральдә Ленин хөкүмәте алманнарга кичекмәстән солых урнаштыру тәкъдимен хәбәр итә. Инде алар алманнарның һәр шартына риза булырга сүз бирә.

23 февраль Псковка таба килгән ике йөз кешелек герман отряды төнлә шәһәрне ала. Анда кызыл гаскәрләр булмый. Шул ук көнне Германия хөкүмәте ике тәүлек эчендә җавап бирү шарты белән Русиягә үзенең ультиматумын юллый. Ул вакытта Литва, Латвия, Эстония, Финляндия, Көнбатыш Украина һәм Беларусның бәйсезлек алуы большевиклар, хосусан, Ленин ихтыярына түгел, ә менә шул ультиматумга бәйле. Русия элек үзе басып алган Анадолу җирләрен дә кире Төркиягә кайтарырга мәҗбүр була. Ультиматумның барлык шартларын да монда санап торуның кирәге юк, тик солых урнашмаса, хакимиятнең кулдан ычкынасын Ленин аңлый һәм 24 февральдә иртәнге сәгать өчтә ВЦИК, күпчелек тавыш белән, солых урнаштырырга кирәк дигән карарга килә. Тарихтан беләсездер, Ленин аны “похабный мир” дип атаган.

Шулай булгач, 23 февральне без Ультиматум көне яисә, иң яхшысы, Солых көне дип тә атый алабыз! Хакыйкатькә дә туры килә, бүген бик актуаль дә түгелме соң – Солых көне!

Һи, наив та инде мин, бөтен тирә-яктан дошман янаганда, бигрәк тә “мөселман террорчылары” эчтән илне таркатырга омтылганда, нинди Солых турында сүз кузгатырга мөмкин? Без бүген уяу булырга, җан-фәрман хәрби-патриотик тәрбия белән шөгыльләнергә тиеш!

Тартып-сузсаң, безнең ватан бөтен җир шарын да каплап алырга мөмкин, Алла сакласын

Һи, мин белмимме инде ул тәрбияне? Төрле “Аҗаган” хәрби уеннарына катнашу, агач автоматлардан тырр-тырр атып “дошман калкулыкларын” яулау безнең балачакның аерылгысыз өлеше ләбаса! Үскәч, соңгы тамчы канга кадәр ватанны сакларга тиешле солдатлар итеп күрә идек үзебезне. Ул вакытта да безгә каршы дошман белән дөнья мыжлап тора иде. Хәер, тарихтан беләбез бит инде, Мәскәүгә һәрвакыт дошман янап торган, ул алардан саклана-саклана көнбатышта Балтика диңгезенә, көнчыгышта Тын океанга кадәр барып терәлгән. Көньяк юнәлештә Әфганстанга чикләнгән контингент кертеп, саклана-саклана, совет солдатына Һинд океанында итек юу мөмкинлеге дә туган иде бервакыт. Тик нишлисең? Булмады...

Ләкин күңелне төшермиләр. Сүриядә Русия очкычлары нигә бомба коеп йөри? Әлбәттә, ватанны саклаганга күрә! Әле күптән түгел генә шунда ялланып киткән сугышчылар йөзәрләп һәлак булды. Алар да шул бичара ватанны саклап йөргәннәр дип ышанасы килә. Тартып-сузсаң, безнең ватан бөтен җир шарын да каплап алырга мөмкин, Алла сакласын.

Шуңа күрә әлеге көнне хатын-кызлар көненә ялгап куюым, мунчадагы “ватанпәрвәргә” генә түгел, ватанны саклау белән җитди рәвештә шөгыльләнүчеләргә дә ошамаска мөмкин. Хәрби-патриотик тәрбияне тагын да көчәйткәндә, әлеге көн иң кырыс, иң тантаналы бәйрәмгә әверелмәгәе әле.

Ркаил Зәйдулла
язучы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG