Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәт кешесен кыйнаган полициядән 15 мең сум түләтү турында карар чыкты


22 февральдә Әлмәт шәһәре мәхкәмәсе Русия эчке эшләр министрлыгы бүлек (участковый) полициясе хезмәткәренең гамәлләре өчен шәһәрнең бер кешесенә 15 мең сум түләргә тиеш дигән карар чыгарды.

Утырыш вакытында министрлык вәкиле мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүченең шикаятен өлешчә генә канәгатьләндерүне сорады, чөнки, аның фикеренчә, зыян күрүчегә рухи зыян салынмаган. Бу хакта зыян күрүченең адвокаты Андрей Сучков хәбәр итә.

Сучков белдерүенчә, алар эчке эшләр министрыгыннан 750 мең сум сораган булган. Әлеге сумма Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе моңа охшаш эшләргә чыгарган карарлардагы саннарга якын диелә.

2016 елның июнендә Әлмәт районының бүлек полиция хезмәткәре Динар Шиһапов администартив хоку бозу өчен тоткарланган әлмәтленең күкрәгенә һәм биленә полициядәге эш бүлмәсендә 15 тапкыр суга. Шиһапов үз гаебен танымый, ләкин мәхкәмә аның көч кулланып вазифасы кысаларыннан чыгуы тулысынча дәлилләнгән дип таныды.

Шиһапов ике ел гомум тәртипле колония җәзасына хөкем ителде һәм аңа аннан соң тагын ике ел тәртип саклау оешмаларында эшләү тыелды.

XS
SM
MD
LG