Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада кырымтатар каһарманы Номан Челебиджиханга истәлек тактасы ачылды


Номан Челебиджихан
Номан Челебиджихан

Украинаның Ичня шәһәре тимер юл вокзалы бинасында кырымтатарларның милли каһарманы Номан Челебиджиханга истәлек тактасы ачылды.

22 февраль Украинадагы Ичня шәһәренең вокзал бинасында тантаналы рәвештә кырымтатарларның беренче мөфтие, милли каһарман Номан Челебиджиханга истәлек тактасы ачылды. Ачылыш мөфтинең үтерелүенә 100 ел тулуга багышланды.

Кырымтатарларның рухи һәм сәяси җитәкчесе, кырымтатар гимны авторы Номан Челебиджихан 1918 елның 23 февралендә вәхшиләрчә җәзалап үтерелә.

"Ни өчен истәлек тактасы нәкъ менә Ичняда, Черниговщинадагы бер шәһәрчектә куела соң дигән сорау туарга мөмкин. Номан бәй берничә тапкыр бу шәһәрнең тимер юл вокзалында булып киткән, ул гадәттә Петербурга укырга барганда монда тукталган. Кешеләр аның монда кәбестәле пәрәмәчләр алырга яратканын, "моннан да тәмлерәк пәрәмәчләр ашаганым юк иде әле" диюен хәтерли. Без Илми Умеров белән аларны ашап карадык, чыннан да тәмле", дип яза үзенең фейсбук сәхифәсендә Украинаның мәгълумат сәясәте министры урынбасары Әминә Джаппар.

2017 елда Ичня районы Крупычполе җирлегендә Украинада беренче булган, Украина һәм кырымтатар дуслыгын белдергән һәйкәл ачылды. Шул елның сентябрендә Ичняда "Берлек" дип аталган район украин-кырымтатар дуслыгы җәмгыяте булдырылды дип искә төшерә ул.

Кырымтатар сәясәтчесе, Кырым халык республикасы хөкүмәтенең беренче рәисе, Кырымтатар халкының беренче корылтаен җыючы, Кырым, Литва, Польша һәм Беларусның беренче мөфтие Номан Челебиджихан – большевиклар терроры корбаны. Аны 1918 елның 23 февралендә Акъяр (Севастополь) төрмәсендә атып үтерәләр һәм җәсәден турап Кара диңгезгә ташлыйлар.

Кырымтатарларның милли гимны Челебиджиханның "Ант иткәнмен" шигыренә язылган.

XS
SM
MD
LG