Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ, Чехия биатлончылары Төмәндә узачак ярышка бойкот белдерә


Узган ел ахырында Канада биатлон ассоциациясе Төмән ярышларына бойкот игълан иткән иде.

АКШның биатлон федерациясе 22-25 март Русиянең Төмән шәһәрендә узачак 2017/18 елгы сезон Дөнья кубогы ярышларына бойкот белдерде.

"Русия әле дә Дөнья допингка каршы агентлык (WADA) кодексы таләпләренә туры килми, анда барган спортчыларга куркыныч яный, 2014 ел ярышлары нәтиҗәсенә күрә, русияле алты атлет Халыкара биатлончылар берлеге (IBU) һәм Халыкара Олимпия комитеты (МОК) тарафыннан җәзага тартылды. Әлеге фактлар Төмәндә ярышлар үткәрү допингка каршы битарафлыкта дөньяга ачу килердәй юллама булып тора", диелә оешманың Twitter-аккаунтенда.

АКШ биатлон федерациясе Халыкара биатлончылар берлегенең Төмәндә ярышлар үткәрү карарын "кабул ителмәслек" ди. "Спортның чиста булуына теләктәшлектә һәм үз иминлегебез өчен без бу ярышларда катнаша алмыйбыз", диелә.

Чехия биатлончылары да Төмәндә узачак ярышларда катнашмаячакларын белдерде. iDnes басмасы хәбәр итүенчә, такымның әлеге карары турында Чехия спорт федерациясе башлыгы Иржи Хамза хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, Русия спортчыларының допинг куллануларын кабул итә алмауны Чехиянең биатлон җыелма такымы әнә шулай раслый.

Узган ел ахырында Канада биатлон ассоциациясе шундый ук карар кабул итүләрен белдергән иде. Анда Русиянең допингка каршы системына ышаныч булмау турында әйтелде.

XS
SM
MD
LG