Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда футбол чемпионаты алдыннан хайваннарны атып үтерүгә каршы пикет үтте


Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар

Казан Универсиадасы алдыннан булган кебек, хайваннарны күпләп атып үтерүгә без каршы дип белдерә активистлар.

24 февраль Казанның Тинчурин исемендәге бакчасында "Канун хәзер кирәк" дип аталган русиякүләм чара кысаларында, Дөнья футбол чемпионаты алдыннан Казан шәһәрендә хуҗасыз эт һәм мәчеләрне атып үтерүгә каршы пикет үтте.

Пикетка 30лап активист килде дип белдерә "Idel.Реалии". Аларның кулларында "Канунсыз рәвештә хуҗасыз хайваннарны үтерү – бюджет акчаларын урлау", "Үсештәге шәһәрдә хуҗасыз хайваннарның көн күрүе лаеклы булсын", "Стерилизацияләү – атып үтерүгә альтернатива", "Хайваннарның хокуксызлыгы – Русиягә оят", "XXI гасыр көч кулланмыйча һәм кансыз гына", дигән язулар иде.

"Алдыбызда Дөнья футбол чемпионаты. Хуҗасыз хайваннарның язмышын хәл итү мәсьәләсе кискен тора. Без Универсиада алдыннан булган хәлнең кабатлануын теләмибез, ул вакытта хайваннарны күпләп атып үтергәннәр иде", ди активистларның берсе.

"Русиякүләм чараның максаты – Русия Федерация шурасына, Дәүләт думасына "Хайваннар белән мөнәсәбәттә җаваплылык турында" канунның ашыгыч рәвештә кирәклеген күрсәтү! Президентның 2018 елгы фәрманы булуга карамастан, канун әлегә кадәр кабул ителмәде", диелә хайван хокукларын яклаучыларның Вконтактедагы битләрендә.

XS
SM
MD
LG