Һантсман белән Миңнехановның очрашуы турында Татарстан президенты сүзчесе үзенең Твиттерында хәбәр итте. Очрашу Казан кирмәнендә узган.
АКШның Русиядәге илчелеге Твиттерында да Һантстман белән Миңнеханов күрешүе турында белдерелде. "Рөстәм Миңнеханов белән шәп очрашу булды. Мондый конструктив диалог бик мөһим" диелгән хәбәрдә.
Илчелекнең матбугат хезмәт хәбәренчә, Һантсман "Иннополиста", Казанның 3нче җылылык электр үзәгендә булачак. Биредә ул станциянең яңа блогы белән танышачак. Илче шулай ук югары уку йортлары студентлары белән очрашыр дип көтелә.
Һантсман Татарстанга беренче тапкыр килә.