Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль сайтында Путинга агитацияләп фото урнаштырылган


Путинга агитация плакаты
Путинга агитация плакаты

Кремль сайтында президентлыкка намзәт Владимир Путинга агитацияләп фото урнаштырганнар. Күптән түгел Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Путин файдасына агитация уздыру өчен президент сүзчесе Дмитрий Песковка кисәтү ясаган иде.

Кремль сайтына Путинга агитация урнаштырылган, бу исә канунсыз, дип белдерә "МБХ Медиа".

Владимир Путинга "Эра" технополисының макетын тәкъдим иткәннәр. Биредә Русия президентының сайлау алды билборды урнаштырылган. Презентация ил башлыгының рәсми сайтына эленгән.

Февраль башында Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисәсе Элла Памфилова Путинга агитация өчен президент сүзчесе Дмитрий Песковка кисәтү ясаган иде. Песков декабрьдә Путинны "җәмәгатьчелек фикеренең абсолют лидеры, сәяси олимпның абсолют лидеры аңа кем дә булса җитди көндәш була алмый", дип белдерде. Памфилова кисәтүеннән соң президентның матбугат хезмәте гафу үтенде һәм киләчәктә игътибарлырак булырбыз дип вәгъдә бирде.

XS
SM
MD
LG