Accessibility links

Кайнар хәбәр

Паралимпиадага Пхенчханга Татарстаннан бер атлет барачак


Марта Зәйнуллина Сочидагы 2014 елгы Паралимпия уеннарыннан соң
Марта Зәйнуллина Сочидагы 2014 елгы Паралимпия уеннарыннан соң

Татарстаннан Паралимпиадага Түбән Кама чаңгычысы Марта Зәйнуллина барачак. Русиядән 30 паралимпияче Пхенчхандагы кышкы Уеннарда катнашачак. Алар да нейтраль байрак астында чыгыш ясаячак.

27 яшьлек Марта Зәйнуллина Русия җыелма такымында Татарстаннан бердәнбер спортчы булачак.

Сочида 2014 елда узган Паралимиадада Зәйнуллина бронз медаль яулаган иде.

Русиядән 30 паралимпиячегә кышкы уеннарда катнашырга рөхсәт бирелгән. Уеннарга сноубордчылар, тау чаңгычылары, чаңгычылар һәм керлингчылар барачак. Күзләре начар күрүче алты кешене озатып йөрүчеләргә дә рөхсәт бирелгән. Бу хакта сишәмбе Халыкара паралимпия комитеты хәбәр итте.

Паралимпиадага кертелүче атлетлар соңгы ярты елда кимендә ике тапкыр допинг сынавы узган.

Русия паралимпиячеләренә лицензияләр калган урыннарны тутыру принцибы нигезендә бирелгән дип белдерелә. Кайбер дәүләтләрнең олимпия комитетлары берничә спорт төрендә катнашудан баш тартканнан соң аларның урыннарына русия атлетлары кертелгән. Рәсми рәвештә Русия Паралимпиадага кертелмәде.

Паралимпия уеннары Көньяк Кореяда 8-18 мартта узачак.

XS
SM
MD
LG