Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: "Бердәм Русия"нең һәр әгъзасына сайлауга 20-50 кеше алып килергә кушылган


Владимир Путинның сайлау штабы президент сайлауга халык күбрәк килсен өчен "Мегаполис" дип аталган проект эшләтеп җибәргән. Анда "Бердәм Русия" фиркасе әгъзалары катнашачак.

Фиркадә тоткан урыннарына карап, һәр әгъза сайлауга 20-50 кешене алып килергә тиеш, дип яза Коммерсантъ.

Басма чыганагы сүзләренә караганда, сайлауга җәлеп ителергә тиеш кешеләр саны 2008 елгы президент сайлауда катнашканнар санына карап билгеләнергә тиеш. Ул вакытта сайлаучыларның 70 проценты тавыш биргән иде.

Аннексияләнгән Кырымда тавыш бирүчеләр саны 2014 елда "Русиягә кушылу референдумында" катнашучылар санына карап исәпләнергә тиеш диелә. Кырымга яшерен рәвештә Русия гаскәрләрен кертеп оештырылган ул чарада сайлаучыларның 89,5 проценты тавыш бирде дип игълан ителде.

Путин штабындагы чыганак белдерүенчә, эчке тикшерүләр зур шәһәрләрдәге тавыш бирүдә сайлаучыларның 40-50 проценты катнашыр дип күрсәтә.

Элегрәк Кремль сайлаучыларның 70 проценты тавыш биреп, "төп намзәт"нең җиңүенә өметләнүен белдергән иде. Президент идарәсе кешеләрне сайлауга җәлеп итү өчен төбәкләргә тәкъдимнәр җиткерде.

Русия президент сайлау 18 мартта узачак. 1999 елдан бирле хакимияттә утыручы Владимир Путин анда дүртенче мәртәбә президент вазифасына сайланырга җыена.

XS
SM
MD
LG