Энергетика агентлыгының башкарма җитәкчесе Фатих Бирол бу хакта 27 февральдә белдерде. 2017 ел ахырына АКШта нефть җитештерү 1970 елдан бирле беренче тапкыр тәүлегенә 10 млн мичкәдән артты. Моның белән ул дөньядагы иң эре нефть экспортлаучы Согуд Гарәбстанын да узып китте.
АКШның энергетика мәгълүматы идарәсе белдерүенчә, 2018 ел ахырына нефть җитештерү күләме тәүлегенә 11 миллион мичкәгә җитәчәк. Русиядә бу күрсәткеч кимрәк.
Бәяләрнең төшүенә юл куймау өчен башка эре җитештерүчеләр нефть чыгарудан баш тарткан вакытта АКШта нефть чыгару арта. Америка нефте экспортка да китеп дөнья базарында ОПЕК һәм Русиянең өлешен киметә. Бирол Reuters агентлыгына алдагы дүрт-биш ел эчендә АКШта нефть чыгаруның кимүен көтмәве турында да әйткән.
ОПЕК илләре һәм аңа кермәгән 11 ил, шул исәптән Русия 2016 елның декабрь башында нефть чыгаруны киметү турында килешкәннәр иде. Соңгы тапкыр әлеге килешү 2018 елның ахырына кадәр озайтылды.
"Татнефть" ширкәте тәүлегенә 73773 тонна (538543 мичкә) нефть чыгара.