Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нократ Аланында татар көрәше белән шөгыльләнү клубы бинасын ябып куйганнар


Вятка Аланында "Спутник" клубы
Вятка Аланында "Спутник" клубы

Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә Русия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) татар көрәше белән шөгыльләнүчеләр йөри торган спорт залын яптырган. Моны бинада санитар таләпләр үтәлмәү белән аңлаталар.

Күзәтчелек хезмәте хәбәренчә, спортзалда кайбер санитар нормалар бозылган. Әйтик, кием алыштыру бүлмәсе залда шөгыльләнүчеләр санына һәм аларның яшенә карата булган таләпләргә туры килми. Күнегүләрдән соң юыну кабиналары да җитәрлек түгел, җылыту сезоны беткәч кайнар су да килми башлый. Кул югычлар янында кул киптергечләр юк, һичьюгы кәгазь сөлгеләр дә куелмаган. Бәдрәфләрнең берсе эшләми. Тәрәзәләрдә залны җилләтү өчен җайланмалар юк. Вентиляция системына техник оешма раслаган рөхсәт юк. Бинада санитар нормаларга туры килүче тиешле дизинфекция үткәрелми.

Нократ Аланыннан активист Тәскирә Закир Азатлыкка хәбәр итүенчә, спорт залы төбәкнең “ЭтноМир” милли мәдәни үзәгенә караган “Спутник” клубында урнашкан. Милли-мәдәни үзәк, юридик зат буларак административ канун бозуда гаепләнеп, җавапка тартылган, мәхкәмә спорт залын 90 көнгә ябып куйган.

Роспотребнадзор документында бина диварының дымлылыктан бүселеп, кирпечләре коела башлау турында бер сүз дә язылмаган. "Чынлыкта исә диварлар кеше өстенә ишелмәсен дип зал ишекләре гайре рәсми рәвештә ябылганга инде бер ел диләр. Көрәш секциясе эшен клубның фойесында алып бара, көрәш матлары сәхнәгә җәелгән. 16-19 март көннәрендә Казанда яшь көрәшчеләрнең Русия беренчелеге. Моңарчы уңышлы гына чыгыш ясап килгән Нократ Аланы көрәшчеләре алга таба ни эшләр?", дип борчыла Тәскирә Закир.

Моңа кадәр татарлар һәм әлеге районда яши торган башка халык бинаны төзекләндерүне сорап шәһәр җитәкчелегенә инде күп тапкыр мөрәҗәгать итте, әмма түрәләр моңа битараф ди активист. Аның сүзләренчә, бинада алга таба чаралар уздыру мөмкин булмавы ихтимал.

“Спутник” татарлар күпләп яши торган шәһәр читендә тора һәм татарлар өчен милли чаралар күбрәк анда үтә.

XS
SM
MD
LG