Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда микроавтобус белән йөк машинасы бәрелеп 9 кеше һәлак булган


Башкортстанда юл казасы
Башкортстанда юл казасы

Башкортстаннан узучы М5 машина юлының 1546нчы чакрымында, Олы Теләк авылы янында "Мерседес Спринтер" микроавтобусы белән "Ман" йөк машинасы бәрелешүе аркасында тугыз кеше һәлак булган.

Микроавтобуста 12 кеше булу ихтималы бар дип хәбәр итә Башкортстанның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе. Беренчел мәгълүматларга караганда, тугыз кешенең гомере өзелгән.

Һәлакәт урынында
Һәлакәт урынында

Башкортстан юлында сишәмбе көндез дә бер юл фаҗигасы булды. Шулай ук М5 юлында ике йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә өч кешенең гомере өзелде.

XS
SM
MD
LG