Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буэнос-Айрес һава аланында русияле 4 килограмм наркотик белән тоткарланган


Аргентинада Русия илчелеге мәктәбендә табылган кокаин
Аргентинада Русия илчелеге мәктәбендә табылган кокаин

Бу хәл Аргентинадагы Русия илчелеге мәктәбендә 400 килограммга якын кокаин тутырылган 12 чемодан табылу белән бәйле булу мөмкин дип белдерелә.

Аргентинаның Буэнос-Айрес һава аланында русияленең багажында 4 килограмм кокаин тапканнар. Бу хакта Аргентина иминлек министры Патрисия Буллрич Фейсбукта хәбәр итте.

Наркотиклар чемоданның икенче кат итеп ясалган төбенә яшерелгән. Рәсми булмаган мәгълүматларга күрә, 50 яшьлек ир Буэнос-Айрестан Франкфуртка очарга җыенган.

Һава аланы иминлек хезмәте бу хәлнең Аргентинадан Русиягә 400 килограмм кокаин алып чыгарга җыенган контрабандистлар белән бәйле булу мөмкинлеген кире какмый. Буллрич сүзләренчә, "кокаин эше" билгеле булгач һава аланында тикшерүне көчәйткәннәр.

Узган атнада Аргентинадагы Русия илчелеге мәктәбендә декабрь аенда 400 килограмм кокаин белән 12 чемодан табылу билгеле булды. Алар дипломатик багаж буларак теркәлгән. Наркотиклар белән кемнәр шөгыльләнгәнне ачыклау өчен, кокаин урынына он тутырып куйганнар. Апгентина мәгълүмат чаралары әлеге йөкне Русиягә алып кайту өчен "Россия" очыш төркеменең махсус очкычы кулланылган, ә анда Русия Иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев оча дип хәбәр итте. Иминлек шурасында бу мәгълүмат "ялган" дип белдерделәр. Әмма Аргентина полициясе очкыч төшерелгән рәсемнәрнең чын булуын раслады.

Хәзер "кокаин эше"ндә әлегә алты кеше катнашкан дип белдерелә. Алар – илчелекнең элекке хезмәткәрләре, хәзер Бельгиядә яшәүче Аргентина полициясе хезмәткәре һәм әлеге эшнең башында торган дип фаразланган Андрей Ковальчук. Ул халыкара эзләүдә, калганнар кулга алынган.

XS
SM
MD
LG