Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гадел Вафин КФУ ректоры киңәшчесе итеп билгеләнде


Гадел Вафин

Татарстанның элекке сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Казан федераль университеты (КФУ) ректорының киңәшчесе итеп билгеләнде. Ул медицина белеме һәм тикшерүләре, университет клиникасы эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк.

Гадел Вафинны 28 февраль университет хезмәткәрләренә тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә КФУның матбугат үзәге. Ректор киңәшчесе буларак, ул медицина белеме бирү һәм медицина тикшерүләре, университет клиникасы эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк.

"Сез университетның үсешенә ярдәм итәрсез, шул исәптән, медицина техникасын ясау өлкәсендәге инженерлык юнәлешендә дә", диде КФУның ректоры Илшат Гафуров Вафинга.

14 февраль Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Гадел Вафинны министр вазифасыннан алып аның урынына Казанның 7нче санлы хастаханәсе җитәкчесе Марат Садыйковны билгеләгән иде.

Вафин "башка эшкә күчү сәбәпле вазифасыннан китә" диелде.

XS
SM
MD
LG